ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

13 июльдә районыбызда «Чатыр тауда җыен» халыкара фольклор фестивале үткәрелә. Анда халыкара чит илләрдән һәм төрле төбәкләрдән кунаклар, республика җитәкчеләре килүе көтелә.

Районыбызда кече Сабантуйлар дәвам итә. 14 июльдә Яңа Юл бистәсе халкы бәйрәм итәчәк.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.

Республикада яшәүчеләрнең легаль булмаган хезмәт базары, ягъни  эш хакын бирү буенча законнар җыелмасын бозу фактлары турында  ТР “Халык контроле” мәгълүмати системасына хәбәр итү мөмкинлеге тудырлыды. Моның өчен “Халык контоле” нең “Соры хезмәт базары” бүлегенә керергә кирәк.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Азнакай районының 29 июнь яңалыкларын тыңларга

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР ида­рәсе (Росреестр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республикада эшләүче кадастр инженерлары арасында рейтинг төзегәннәр. Бу турыда Татарстан Росреестр хезмәткәре Алсу Сабирзянова сөйләячәк.

26 июнь көнне район һәм шәһәр мәдәният йортының иҗадый группасы “Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында” кече сабантуе уздырды.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

29 июньдә 17.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында күңелле җырлы, биюле, уенлы бәйрәм үткәрелә һәм “Маяк” газетасына шул чорда язылучылар арасында призлар уйнатыла.

23 июньдә Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туе узды. Төбәкара дуслык бәйрәменә Башкортстан һәм Татарстан
Республикаларының 10 районыннан, Оренбург өлкәсеннән күпсанлы кунаклар килде.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Азнакай районының 27 июнь яңалыкларын тыңларга


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Азнакай районының 26 июнь яңалыкларын тыңларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International