Азнакай районының 8 май яңалыкларын тыңларга
Бөек бәйрәмебезгә багышлап, 8 май көнне Азнакай шәһәребезнең Җиңү Паркында МБУ “Мәдәни үзәк” нең иҗат төркеме балалар өчен чара уздырды.
Югары Стэрле авылында 8 май конне узган митингта Боек Ватан сугышыннан исэн кайтучылар истэлегенэ "Алар илгэ Жину алып кайтты" исемлек тактасы ачу тантанасы узды.
Барлык азнакайлыларны һәм шәһәребез кунакларын Бөек Җиңүнең 73-еллыгына багышланган зур бәйрәм чараларына чакырабыз!
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Программада
8.00-09.00 “Привал” -“Тукталыш” күренеше. Локаль сугышларда һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәл янында “Солдат боткасы”.
09.00-09.15 Җиңү Паркында һәйкәлгә чәчәкләр салу.
09.15 Җиңү Паркыннан Җиңү мәйданына “Үлемсез полк” хәрәкәте.
10.00 Җиңү мәйданында тантаналы митинг.
11.30-13.00 Балалар сәнгать коллективлары катнашында концерт.
18.00-21.00 Татарстан мәйданында үзешчән сәнгать бәйгесе җиңүчеләре һәм эстрада җырчылары катнашында бәйрәм концерты.
21.00 Бәйрәм салюты.
Балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча киңәш бирү һәм бу өлкәдәге проблемаларны ачыклау максатларында 11 майда 9.00-17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында «Кайнар линия» эшләячәк.
3 май көнне “Изгелек” паркында балалар өчен җырлы, уенлы, куңел ачу программасы узды. Программада балаларның иң яраткан мультфильм геройлары - фиксик, барбоскины һәм дисней геройлары катнашты.
Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Сакланганны гына Ходай саклармын дигән. Ни кызганыч, соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтүенчә, йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Терлекләр арасында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икътисадына да зур йогынты ясый.
29 апрельдә 9.00 сәгатьтә Мәдәният йортында «Азнакай сандугачы» төбәк фестиваленең сайлап алу туры башлана.
1 май көнне 13.00 сәгатьтә Мәсгут авылы мәдәният йортында үзешчәннәр катнашында зур концерт оештырыла. Чарадан кергән акча авыл мәчетен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды. Азнакай муниципаль районыннан әлеге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк.