ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында Республика турниры оештырылачак.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Азнакай районының 25 апрель яңалыкларын тыңларга

26 апрельдә 11.00 сәгатьтә шәһәребезнең Тукай һәйкәле янында бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан митинг узачак.

Хөрмәтле райондашлар!
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Азнакай районының 24 апрель яңалыкларын тыңларга

Бүген район ветераннар советында бер төркем ветераннарга  "Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе һәм хәрби-диңгез Флотына 100 ел тулу" уңаеннан истәлекле юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм  Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев тапшырдылар.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 23 апрель яңалыкларын тыңларга

Янгын куркнычсызлыгының иң мөһиме – янгын хәвеф – хәтәрен булдырмый калу һәм янгын сүндерү бүлеге  эшчеләренең балаларга да шуны ук аңлатуы. Иң зур игътибарны җәлеп итеп торучы мәктәп яшендәге балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү тора, чөнки алар һәрвакыт хәвеф-хәтәрләргә әзер торырга янгын вакытында дөрес юл тотарга тиешләр. 19 апрель көнне “Сәламәтлек” кә багышланган айлык чарасы тарафыннан, янгыннан саклау күзәтчелеге хезмәткәрләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары белән бергә 15 нче “Алтын балык” ясле бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Ут-дус - ут-дошман” темасыны багышланган чара оештырды.


20
апрель, 2018 ел
җомга

Җир өстен каплаган кар өемнәре эреп, аның астында качып калган былтыргы кипкән үләннәр янгынга бер дигән чыганак. Янган кибеп беткән үләннәр тирә якка куркыныч янап урманнарга да таралырга мөмкин, урман киңлекләрендә, кырларда урнашкан нефть эшкәртү һәм әзерләү тармакларына да ялкын зыян салырга ихтимал.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

“Чатыр - Тау” дәүләт заказнигы республикада аеруча сакланучы табигый байлык исәпләнә. Биредәге биологик төрлелек, сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар әйтеп бетергесез кыйммәткә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International