Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан,җирлегебездә төрле чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы 3 февраль көнне Тымытык авылында балык тоту бәйгесе буларак уздырыла.
Бу көннәрдә муниципаль берәмлекләр арасында игълан ителгән “ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика конкурсы” төгәлләнде.
Ветераннарыбызны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов әлеге истәлекле дата уңаеннан өйләренә барып котладылар.
28 гыйнвар көнне актүбәле янгын сүндерүчеләргә янәшәдәге шәхси йортта ут чыгуы турында хәбәр итә. Ул мал-мөлкәте артыннан утка керергә теләгән күршесе – 1929 елгы пенсионер Фоат Сабитовны бәладән алып кала һәм янгын сүндерү бригадасы килгәнче кул астындагы чаралар ярдәмендә төзелешнең түбәсен һәм өй алдын камап алган ялкын белән көрәшә башлый. Көчле җил хәлне тагын да катлауландыра: йортның эчке өлеше тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Фоат Сабитовка ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр булса, аның улы Фәрит белән 89179166191 телефон номеры буенча элемтәгә керергә була.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге бүлегендә сорау алу органнары оешуга 90 ел тулды. Әлеге бүлек хезмәткәрләре шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә.
Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куелды. Килешү нигезендә республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 10 126 сум итеп билгеләнә, бу республикада 2017 елның III кварталында минималь куллану бюджеты күләменең 70 процентын тәшкил итә.
ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика бәйгесе дәвам итә.
Яңа ел каникуллары чорында үз әк чыршылар янында балаларны кызыклы тамашалар көтә.
Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә.
Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда.