ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 3 апрель яңалыкларын тыңларга


1
апрель, 2017 ел
шимбә

30 март көнне  “Азнакай” нефть кудыру станциясендә янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре белән беррәттән станция эшчеләре  нефть  кудыру җиһазында биләп алган ялкынны сүндерү буенча алдагы өйрәнчек күнекмәләре уздырды.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Танылган инглиз язучысы Оскар Уайльдның “Балаларны яхшы итүнең төп ысулы – аларны бәхетле итү”, дигән сүзләрен, гаеплеләр эскәмиясендә балигъ булмаган яшүсмерләрне еш күргән суд хезмәткәрләре, тәгаен, язмабыз башындагыча шулай дип үзгәртергә теләр.

Азнакай районының 30 март яңалыкларын тыңларга


24
март, 2017 ел
җомга

23 март көнне, Азнакай шәһәре янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны  яшьләр күңел ачу үзәгендә “уйланылган” янгынны сүндерү буенча күнекмәләр уздырды. Янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта  янгын колларын төгәл коткарыр һәм ялкынга каршы торырга   күнекмәләр үткәрделәр. Уйдырма буенча “янгын” көннең беренче яртысында, яшьләр үзәге хезмәткәрләре  үз эшләре белән берни белми эшләп утырганда  бүлмәләрнең берсендә килеп чыга.


17
март, 2017 ел
җомга

Азнакай районының 17 март яңалыкларын тыңларга


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының 16 март яңалыкларын тыңларга

20 март көнне 14.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда якташ шагыйрьләребез - Марсель Галиев, Нур Әхмхдиев,Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗовларның олы юбилейларына багышланган иҗат кичәсе "Туган җирдән илһам алып.." уза. Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз!

Менә уникенче ел инде Әлмәт җирлегендә Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры уздырылып килә. Быелгы ярышлар республикабызның танылган шәхесе рәислек иткән чорда Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкка караган Кәләй авылында үтте.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова, өлкән сыйныф укучылары катнашында экология темасына багышланган Парламент дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International