ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин (аңа кадәр район башлыгы үзе генә дә халыкны кабул итү уздырган иде) белән халыкны кабул итте.

Районда уздырылучы инвалидлар декадасы уңаеннан Азнакай пенсия фонды идарәсендә 5-9 декабрьдә “Игелеклелек атнасы” үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча бүген азнакайлылар көнгә 94,2 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бер сыерга 1 2,1 кг сөт туры килә. Районыбызның сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуда “Союз-Агро”, “Марс”, “Габдрахманов Л.Г.”, “Таллы Бүләк”, “Чатыр тау”, “Тукай ис.”, “Азнакай” АФ” хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш керткәндә, “Чалтаймас”, “Победа”, “Кәлимуллин И. А”, “ Шәвәлиев З.Г.”, “ Герой К әримов Ф.Ш. и с.” ( “Чалпы”) хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр. Район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре агропредприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә даими рәвештә кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинарлар уздыралар, үзара тәҗрибә уртаклашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр.

Самара хәрби часте белән Азнакай районы арасында моннан берничә ел элек килешү төзелгәннән соң, районыбыз егетләренең беркадәре хәрби хезмәткә шунда җибәрелә башлады.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

3 декабрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең “ Шифа” сәүдә үзәге һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!

Халыкара инвалидлар көне бөтендөнья халыклары өчен аеруча яхшылыклар белән аерылып торган үзенчәлекле көн. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәркайсыбызның игътибары, ярдәме һәм шәфкатенә мохтаҗ. Шуңа да районыбызда киң җәмәгатьчелеккә физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ гражданнарга карата рәхимшәфкатьле булу, аларга даими рәвештә ярдәм күрсәтү бурычы куела.

Беркем дә киләчәктә үзен ни көткәнен, ни буласын белми. Кайчагында санаулы минут-секундлар язмышыңны бөтенләй кирегә бора да куя. Әле егермесе дә тулмаган, энергиясе ташып торган, япь-яшь Гаяз Килмәкәев белән дә шулай була.

Узган чәршәмбедә Азнакай шәһәрендә төзелеп килүче православие храмы төзелеше буенча попечительлек советының чираттагы киңәшмәсе узды. Анда Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе управляющие епископ Мефодий һәм башка руханилар да катнашты. Аларны азнакайлылар исеменнән сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә иман йортлары төзүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы үсешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече – ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату.

Азнакай районының 1 декабрь яңалыкларын тыңларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International