ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
– Почта – ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый, – диелә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Россия почтасы көне уңаеннан почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннарына юллаган котлавында.
Хезмәт базарында сорауга ия һөнәргә өйрәтү мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Конкуренция шартларында бары тик шундый белем алган белгечләр генә халык хуҗалыгы тармакларында һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эш таба ала.
Үзгәрде заманалар, әй үзгәрде. Үзгәреш җилләре туздырасын туздырды, җимерәсен җимерде. Бигрәк тә авылларның кирәген бирде. Кайчандыр миллионер колхозлар таякка таянып туктады.

11
июль, 2014 ел
җомга
     Кызу печән өсте.  Халык шәхси хуҗалыкларда да,  җәмәгать маллары өчен дә салкын кышларга   җитәрлек  терлек азыгы хәстәрләү  җаен карый.  

Гомер бакый гаиләдә ир баланы картайган көндә терәк булыр дип үстергәннәр. Тик кайчакта өметләр генә акланмый.

Кырык ел шушы Азнакай җирендә яшәп, эшләп ул инде аны үзенең иң кадерле, газиз җире итеп күрә.

     “Татнефть” ААҖ социаль юнәлешле компания буларак, экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә  аерым эш алып бара. 

“Азнакайнефть” идарәсенең ике хезмәткәре илкүләм дәрәҗәгә лаек булды


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
     Яратамы – яратмыймы? Ромашканың таҗларын өзә-өзә бу сорауны эчтән миллионлаган гашыйк йөрәк кабатлагандыр. Ә менә бу кыз һәм егетләрнең җавабы һичшиксез гел уңай булган...
       Азнакайның Ак мәчетенә Татарстан мөфтияте тарафыннан Төркиядән чакырылган кунак – Трабзон шәһәре үзәк мәчете имамы Исмәт Айдын Рамазан ае дәвамында 8-12 яшьлек балаларны Коръән укырга өйрәтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International