Тарихны онытырга беребезнең дә хакы юк. Азнакайда 22 апрельдә – Владимир Ильич Ленинның туган көнендә – аның һәйкәленә чәчәкләр салу да әнә шул шигарь астында үтте.
Волейбол һәм чаңгыда йөрү белән мавыккан Үчәлле авылы егете – Рафаэль Фәрукшинны 24 нче янгын часте начальнигы Рәфис Шәйхетдинов искәреп ала.
Кул көрәше буенча республика чемпионатында Азнакай спортчылары җиңү яулады
Мәгълүм булганча, февраль башында Азнакай шәһәр судына яңа җитәкче билгеләнде. “Маяк” газетасы битләрендә дөнья күреп килүче “Фемида” сәхифәсен даими укучыларыбызның кызыксынуын канәгатьләндереп, бүгенге әңгәмәбезне шәһәр судының яңа рәисе Йосыф Сәхапов белән үткәрергә булдык.
1997 елдан бирле Бөтенроссия телевидение радиотапшырулар компаниясенең радио хезмәте мөхәррире буларак, районыбыз, фидакарьләребезнең данын еракларга җиткергән “Азнакай җырчысы”, танылган журналист Ясир Хөснетдинов турында җирлегебездә белмәгән кеше юктыр.
Һәр елдагыча быел да Азнакаебыз гөл-чәчәккә күмелер. Шәһәр газоннарына утырту максатыннан, бу көннәрдә МППБиО теплицасына 200 мең чәчәк үсентесе утыртылган.
Язгы чәчү алдыннан гына Лениногорск политехника көллияте филиалында тантаналы шартларда 100 укучыга тракторчы-машинист таныклыгы тапшырылды. Димәк, авыл хуҗалыгында механизаторларга кытлык булмаячак.
Безнең якны кара алтын чыгаручылар һәм сары алтын үстерүчеләр иле диләр. Әмма Азнакай ул иҗат әһелләренә дә бик бай. Күптән түгел Азнакайның 7 нче мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Резеда Шәрипова, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Марсель Гарипов белән очрашу узды.