Төбәкне өйрәнү музеенда Мәдәният елы кысаларында төрле чаралар еш үткәрелә. Бу сишәмбедә шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары Азнакай халык театры һәм “Тылсым” театр студиясе вәкилләре белән очрашты.
Азнакайның Зәңгәр мәчете каршында эшләп килүче Ислам башлангыч белем бирем бирү мәдрәсәсендә азан әйтү һәм Коръән уку буенча балалар бәйгесе узды.
Республикабыз территориясендә, шул исәптән Азнакайда да, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
1 май көнне илебез җылы, кояшлы һәм чәчәкле бәйрәм – Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршылый. Беренче май бүген күңелле гаилә бәйрәменә әверелде. Эссе җәй тәмен сиземләргә, табигать кочагына чыгып, туганнар, дуслар белән күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә ул. Азнакай халкы 1 майдан 4 майга кадәр рәхәтләнеп ял итә алачак.
Бүген азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып, язгы чәчүгә керештеләр. Әлбәттә, районның алдынгы “Марс” хуҗалыгы бу юлысы да дилбегәне ычкындырмады: беренче булып алар кузгалды.
Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә...
Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны ике йөздән артык кеше тәшкил итте. Аларның күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар тәшкил итә.
Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кайчандыр купшы, яңа булып утырган биналар да, еллар үтү белән туза, ремонт кирәк була башлый.