Тиздән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. 1 апрельдән илебездә хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен янәдән яңартып җибәрде. Азнакай комиссариатында да бу көнне зур җанлылык хөкем сөрде.
Яр Чаллыда узган “МедиаПокорение” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Миргалиева “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында иң яхшы материал” номинациясендә җиңү яулады.
“Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яшүсмерләр белән “Минем хокукым бар” дигән тренинг үтте.
Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында янгын куркынычсызлыгы торышы буенча барган “Иң яхшы сырхауханә” бәйгесендә Азнакай районы үзәк сырхауханәсе яхшыларның берсе дип табылды һәм призлы өченче урынга лаек булды.
Азнакайның “Соколы” командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика чемпионатында беренчелекне яулады. Узган җомгада шәһәребезнең Боз сараенда аларны бүләкләү тантанасы булды.
Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә милли көрәш буенча уникенче турнир узды. Бәйгедә 16 район һәм шәһәрләрдән җитмештән артык көрәшче бил алышты.
Районыбызда республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла. Ул Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать, Азнакай төбәге тарихы һәм мәдәнияте проблемаларына багышланачак.
Хәбәр иткәнебезчә, вакытлы матбугатка, шул исәптән "Маяк"ка да язылу 500 сумга җитәчәк.