Хәбәр иткәнебезчә, вакытлы матбугатка, шул исәптән "Маяк"ка да язылу 500 сумга җитәчәк.
Мәгълүм булганча, республикада “Халык инвентаризациясе” акциясе бара. Аның максаты – файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру.
Яз белән кыш тартышкан, һава торышының тотрыксыз бу мәлендә салкын тиеп авыру очраклары арткан. Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, барлык чакыруларның 25 процентын шулар тәшкил итә.
1 апрелдә 16.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә партиянең җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов халыкны кабул итә.
Башкалабыз Казанда республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды.
Россия спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә ел да милли көрәш буенча турнир оештырыла.
Татарстанда “Парклар маршы” акциясе старт алды. Анда районыбызның “Чатыр-Тау” дәүләт заказнигы да катнаша.
Юл кагыйдәләрен бозган өчен җәза төрләре дә катгыйланды. Әмма хокук бозучы машина йөртүчеләр кимеми.
Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында Азнакайның 7 нче мәктәбе физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илһам Сәлифов биеклеккә сикерү буенча Россия чемпионы булды.