ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

     Азнакай районы каты көнкүреш калдыклары полигонында   2151 шешә ялган  коньяк һәм аракы бульдозер  астында челпәрәмә килеп, гөрләвек булып акты. Ялган аракыны юкка чыгару буенча махсус комиссия  әгъзалары катнашында күпме “агу” юк ителде, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килми калды.


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

    8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан   Азнакай шәһәрендә  һәм Актүбә бистәсендә  бәйрәм  ярминкәләре узды. Бәйрәм ярминкәләрендә Азнакай фермерлары 3030 кг ит саттылар.

Азнакайда математика һәм рус теленнән сынаулык бердәм дәүләт имтиханнары узачак


11
март, 2014 ел
сишәмбе

    2014 елның 1 мартына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 425  кеше тәшкил итте. 2013 елның март башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2013 елның 1 мартына үзәктә исәптә 872 кеше тора иде.

    Көчле рухлы Рәмзияне язмыш сынаулары сындыра, чүктерә алмаган. Егермесендә нинди булса, һаман да шулай калгандыр сыман.

   Илебез гаять зур вакыйга алдында тора: 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез.


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

   “Өстенлекле мәктәпләр” программасына кергән Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда лидерлык сыйфатларын үстерү буенча укулар узды. Аны Сингапурның  Educare компаниясе тренеры Ванчин Хенг үткәрде.

   "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең Әлмәт шәһәрендә узган зона турында районыбыз балалары призлы урын яулады.

    Район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Нурия Төхвәтуллина Азнакайда тормышка ашырылучы республика һәм федераль торак программалары белән таныштырды.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
     Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Азнакай районы буенча бүлекчәсе начальнигы итеп полиция майоры Сирин Әнәс улы Райманов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International