ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе
     Автомобиль юлларының торышын саклау  һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен 15 апрельдән 14 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче, күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормалардан арткан транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертелә.

    15 март көнне чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан чаңгы ярышлары узды.

    “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен өйрәнде.

    “Сандугач сайрар илем” фестиваленең “Вокал. Ансамбльләр” номинациясендә быел гран-прины Азнакай сәнгать мәктәбенең “Юлдаш” ансамбле өлкән төркеме яулады. Ә уртанчылар төркеме өченче дәрәҗә лауреат булды.


14
март, 2014 ел
җомга

    12-13 мартта районның мобилизацион әзерлеген тикшерү буенча планлы тикшерү узды.

    Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә,кар эри, боз кузгала. Кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны  хәвефләнеп көтеп ала: “Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?” – дип  борчыла ул. Хафаланырга да урын бар шул.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
     Бүген Азнакай муниципаль районы сәламәтлек саклау өлкәсенә отоларинголог, кардиолог, уролог, гомумпрактика табибы, психиатр, неонатолог, невролог, балалар офтальмологы, педиатрлар һ.б. җитми.

   “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесендә бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз Лена Гыймаева да бар иде.

    Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Сочидан командировкадан кайттылар.

     Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан”– дигәннәр безнең бабаларыбыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International