«Маяк» газетасы редакциясе 27 февраль көнне 9.00–15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә “Әбүнәче көне” үткәрә.
Быел Леногорск политехник көллияте Азнакай филиалының “Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры” бүлеген 56 укучы тәмамлый. Бүгеннән аларның производство практикасы башлана. Кичә алар район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән очрашты һәм практикадан соң эшкә дә калырга мөмкин булган урыннарга билгеләнделәр.
Сүз дә юк, физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә һәр хәрәкәт үзе бер олы җиңү ул. Алар тормыш-көнкүрешләрен бераз булса да җиңеләйтүдә техник тернәкләнү чараларына (коляскалар, махсус таяклар, матрац-мендәрләр, ишетү аппаратлары һ.б.) мохтаҗ.
Татарстан синоптиклары әлеге атнаның беренче яртысында Азнакайда салкын һава сакланачак, дип фарызлый.
28 февральдә 17.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә.
Азнакай муниципаль районында ЖКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы әҗәт бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күпкатлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә.
Азнакайда узган чаңгы ярышларында мәгариф идарәсе командасы беренче булды. Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора.
23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан, Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы узды. Анда килүче кунакларны ерактан ук тынлы оркестр башкаруындагы күңелләрне җилкендергеч марш аһәңнәре каршылады...
Узган җомгада районыбызда “Туган ягым – яшел бишек” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Лениногорск районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары үз якларының күренекле шәхесләренә багышланган эшләрен тәкъдир итте.