ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният хезмәткәрләрен котлап башлады. РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров районда оператив хәл торышы, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина  хезмәт базары халәте белән таныштырды.
Төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аның редколлегиясе үз эшчәнлеген инде тулы көченә алып бара. Мәгълүматларны туплау эше тәмамланып килә. Әлеге документаль җыентыкка бирердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, ай ахырына кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында кышны озату – Нәүрүз бәйрәме узды.
21-22 март көннәрендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген карады, терлекчелек фермаларында малларны асрау шартлары белән танышты, механизатор, терлекчеләр белән очрашты.
30 март, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан  һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе

Ирле-хатынлы рәссамнар Руслан Латыйпов белән Гөлнара Галиуллинаның Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ай дәвамында үзе бер унисон булып «яңгыраган» күргәзмәләре тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Нигездә, парлы-парлы сыннардан торган экспозициянең гармония, мәхәббәт хисләре белән сугарылуы бәхәссез. Яз башы белән старт алган «Гашыйклар көймәсе»нә (күргәзмә шулай атала) алга таба да җил гел уңай килеп торуын гына телисе кала.

Март ае матур бәйрәмнәр, истәлекле көннәргә бай ай ул. Әле күптән түгел генә янә бер һөнәри бәйрәм – торак - коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Әлеге өлкәләрдән башка тормыш-көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Гади генә мисал – шәһәребезне кыш буе яуган кардан чистартучылар хезмәтен генә алыйк. Ә бит шөкер, табигать ак күбәләкләрен мулдан очырды, көрәп кенә бетер.

22
март, 2013 ел
җомга

Хөрмәтле азнакайлылар! Барчагызны халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе –Нәүрүз белән ихлас котлыйм!

Аны зурлап уздыру республикабызда күркәм традициягә әверелде. Онытылган милли йолаларыбызның соңгы елларда халыкка кире кайта башлавы куанычлы. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә уздыралар. Нәүрүз – көн белән төннең тигезләшкән чоры, бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Ул кешеләрне берләштерә, Ватаныбызның, анда яшәүче төрки халыкларның чәчәк атуына ярдәм итә.

Басуларда карлар эреп бетәргә өлгермәде, игенче инде, кабатланмас вакытын исраф итмичә, язгы кыр эшләренә кереште дә.
Мәсәлән, “Союз Агро” җәмгыяте кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән туендыра башлады. Озак та үтмәс, уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тырмалау вакыты җитәр. Аларны иртә культуралар, беренче чиратта арпа чәчү алыштырыр...

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Карамалы. Һәр авылның матур традицияләре бар. Карамалы авыл халкы нинди генә бәйрәм, чара булмасын, үз җирлегендә үстерелгән  җиләк-җимеш, яшелчә, кышын – камыр ризыклары, сөт, катык, каймактан  кече генә ярминкә оештыра. Карамалы  җирлегендә  кул эшләре осталары да күп. Әнә, Венера Асманова сәйлән, макарон, пластик шешәләрдән гаҗәеп  әйберләр ясап куйган. Мансур Шәвәлиевнең  агач эшләнмәләре дә әллә кайдан ук игътибарны  җәлеп итә. Кул эшләренә мәктәп  балалары да бик оста икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International