ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2012 ел
дүшәмбе

1 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына машина йөртүчеләр өчен штрафларны күп мәртәбә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде. Атап әйткәндә мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр кичүендә яки аның алдыннан 5 метр кала туктату яки тукталу кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдыру кесәгә 1000 сум белән “сугачак”, әлегә моның өчен 300 сум штраф каралган иде.

2012 ел башыннан Россия территориясендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларны индексацияләүнең яңа системасы гамәлгә керде. Нәтиҗәдә, гыйнварда арта торган тарифлар аркасында барлыкка килүче инфляцияне “йомшарту” йөзеннән, газга, электр энергиясенә бәяләрне һәм тарифларны арттыру икенче яртыеллыкка (июльгә) күчерелде.

“ Главнефтегаз - стройсервис” идарә итү компаниясенең бер подразделениесе булган “Актүбә төзү-монтаж идарәсе” ҖЧҖ хәзерге вакытта районда торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче бердән-бер предприятие. Бүгенге көндә ташчылар Азнакай шәһәренең көньяккөнчыгышындагы “Б” микрорайонында биш катлы, туксан фатирлы йорт бинасын төзеп бетереп киләләр.


6
июль, 2012 ел
җомга

Узган елның беренче яртысында район юлларында булган 15 юлтранспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25е имгәнгән булса, быелның алты аендагы фаҗигалар саны соңгы елларда күренмәгән котычкыч дәрәҗәгә җитте – 18 авариядә 10 кеше һәлак булды, 23е авыр тән җәрәхәтләре алды.


2
июль, 2012 ел
дүшәмбе
Хәзер, идеологик тыюлар аркасында берничә буын тарафыннан онытылып беткән тарихи тамырларыбызга кире кайткан шартларда, халыкларның изге саналган мирасларын өйрәнергә генә түгел, эш нәтиҗәләрен җәмгыятебездә рухи яңарыш юлында файдаланырга да мөмкинлек туды

Мәгълүм булганча Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге рәсми тәртиптә эшсез булган һәм үзәктә исәптә торган үз эшен оештыручыларга (шәхси эшмәкәрлек яки крестьян-фермер хуҗалыгы) 58800 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтә. Ләкин уйладың да акча алып эшкә дә керештең дигән сүз түгел. Моның өчен планлаштырылган эшчәнлегең буенча бизнес планың булырга, комиссия алдында аны якларга да кирәк. Шундый комиссия утырышларының берсе чәршәмбе көнне узды.

Түбән Сукаеш авылындагы фаҗига һәркемне тетрәндерде. Йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә өч бала анасы һәлак булды. Гаилә йорт-җирсез, кием-салым, акчасыз, җиһазсыз калды.

29
июнь, 2012 ел
җомга

ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан “Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

«Алтын алка» боз сараенда җыелма хоккей командаларының иптәшләрчә очрашуы булды.

1 июльдә 10.00 сәгатьтә Әсәй авылы мәйданында Татарстанда Коръән елына багышланган мөселман Сабантуе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International