ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2012 ел
җомга
Әлеге фотосурәт 1944 елда Воронеж урманы янында төшерелгән. Яңа гына укып бетергән автоматчылар төркеме ут эченә китәргә җыена.

10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел “Татбуртранс” ҖЧҖнең Азнакай филиалы (элекке СУМР) җитәкчесе Ривал Хисаметдинов, профком рәисе Илдар Шөгаепов Бөек Ватан сугышы ветераны Хуҗа ага Ногмановның өендә булдылар һәм аны 95 яше белән тәбрикләделәр, предприятиене оештыруга, үстерүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Казан шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңүнең 67 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуы булды.


5
май, 2012 ел
шимбә
Район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы  депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, катнашты. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.
Терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату авыл хуҗалыгында төп керем чыганагы булып кала. Агросәнәгать предприятиеләрендә бүген 22 мең 546 баш мөгезле эре терлек (шуның 7 мең 384е – савым сыер), 2 мең 526 дуңгыз, 1 мең 738 сарык бар. Әмма бу күрсәткечләр канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Ел ахырына кадәр район хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлекләр санын 25 мең башка җиткерү бурычы куелды.
Cагындырып, назландырып кына сибәләп, узган шифалы яңгыр тамчылары гадәттә җәй челләсе вакытында гына була торган эсселектән дымын югалта башлаган туфракка гүя җан җылысы өрде: кышын кар катламы юка булу сәбәпле урыны-урыны белән зыян күргән уҗым үсентеләре дә шактый күтәрелеп китте, апрель урталарында – җир дымы оптималь чакта, чәчеп өлгерелгән арпа, берьеллык үлән культуралары да тигез шытым бирде.

4
май, 2012 ел
җомга
1 майда Ишкәев исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме узды.
Бер төркем укучылар һәм аларның ата-аналары, якыннары, дуслары өчен истәлекле вакыйга үтте: “Мизгел” күргәзмә залында яшь рәссамнарның тәүге иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды.

3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Район һәм шәһәр Мәдәният йортының Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” агитбригадасы үзенең быелгы сезонын язгы кыр эшләрендә алда баручы “Таллы Бүләк” кооперативы игенчеләренә мәдәният хезмәте күрсәтүдән башлады.
Район Советының утырышлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International