ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха һәм сыра продукциясе базарының «әйләнешенә» каршы тору, сыра продукциясе базарын «агарту»  максатыннан, экспертлар бәяләвенчә, легаль булмаган сыра продукциясенең 90% ы аның бүлеп сатыла төрле сегментына (разливной сегмнент)  туры килүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 18 февралендә 122 нче номерлы  «Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха, мондый продукция әйләнешен тикешереп торуны  идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында» карар кабул ителде.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5, максималь һава температурасы көндез 0..+3.

Юлларда бозлавык.

Азнакай шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу зона туры матур гала-концерт һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды.


1
март, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән болытлы һава көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- юлларда көчле бозлавык.


28
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик планның башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.

2020 нче елның 27 нче февралендә Азнакай шәһәренең 1 нче "Кыңгырау" балалар бакчасында "ата-аналарны белем бирү эшчәнлегенә актив җәлеп итү өчен шартлар тудыру" темасына зона семинар-практикумы узды

 

26 февраль көнне Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган  «Татарстан – минем республикам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.

19 февральдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды. Конкурсның максаты-шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, тарих белән кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. Бу бәйге республика архивчылары тарафыннан үткәрелде һәм Татарстанда һәм аннан читтә дә җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну уятты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  мәктәпләре  укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия  конкурсында  катнашырга  чакыра,  конкурс  5 – 10 сыйныф  укучылары арасында   өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш  буенча  уздырыла:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International