1 май көнне 13.00 сәгатьтә Мәсгут авылы мәдәният йортында үзешчәннәр катнашында зур концерт оештырыла. Чарадан кергән акча авыл мәчетен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды. Азнакай муниципаль районыннан әлеге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк.
28 апрельдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында татар-башкорт һәм спорт көрәше буенча республика категориясендәге хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында Республика турниры оештырылачак.
Азнакай районының 25 апрель яңалыкларын тыңларга
26 апрельдә 11.00 сәгатьтә шәһәребезнең Тукай һәйкәле янында бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан митинг узачак.
Хөрмәтле райондашлар!
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була.
Азнакай районының 24 апрель яңалыкларын тыңларга
Бүген район ветераннар советында бер төркем ветераннарга "Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе һәм хәрби-диңгез Флотына 100 ел тулу" уңаеннан истәлекле юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев тапшырдылар.
Азнакай районының 23 апрель яңалыкларын тыңларга
Янгын куркнычсызлыгының иң мөһиме – янгын хәвеф – хәтәрен булдырмый калу һәм янгын сүндерү бүлеге эшчеләренең балаларга да шуны ук аңлатуы. Иң зур игътибарны җәлеп итеп торучы мәктәп яшендәге балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү тора, чөнки алар һәрвакыт хәвеф-хәтәрләргә әзер торырга янгын вакытында дөрес юл тотарга тиешләр. 19 апрель көнне “Сәламәтлек” кә багышланган айлык чарасы тарафыннан, янгыннан саклау күзәтчелеге хезмәткәрләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары белән бергә 15 нче “Алтын балык” ясле бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Ут-дус - ут-дошман” темасыны багышланган чара оештырды.