Җир өстен каплаган кар өемнәре эреп, аның астында качып калган былтыргы кипкән үләннәр янгынга бер дигән чыганак. Янган кибеп беткән үләннәр тирә якка куркыныч янап урманнарга да таралырга мөмкин, урман киңлекләрендә, кырларда урнашкан нефть эшкәртү һәм әзерләү тармакларына да ялкын зыян салырга ихтимал.
“Чатыр - Тау” дәүләт заказнигы республикада аеруча сакланучы табигый байлык исәпләнә. Биредәге биологик төрлелек, сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар әйтеп бетергесез кыйммәткә ия.
Татарстан Республикасы буенча соңгы 3 ай эчендә генә 690 янгын теркәлгән. Янгын вакытында 68 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 182 авыл-хуҗалык төзелешенә, 12 өлеш техикага зыян салынып, 11 баш мал-туар үлемгә дучар була.
Азнакай районының 17 апрель яңалыкларын тыңларга
Нәкъ тә 100 ел элек, 1918 елның 17 апрелендә Владимир Ленин Халыкара Комиссарлар Советы “ Янгынга каршы торучан хөкүмәт хезмәте” хакында боерык имзалый. Шушы көннән алып янгыннан саклау хезмәте тарихы башлана.
Азнакай районының 16 апреля яңалыкларын тыңларга
Азнакай районының 13 апрель яңалыкларын тыңларга
12 апрель көнне Район һәм шәһәр мәдәният йортында “Калинушка” җыр һәм бию ансамбленең 20 еллык юбилее билгеләп үтелде. Чарада ансмбль төрле халык - рус, татар, башкорт җырларын башкарды.
10 апрельдә район хакимияте бинасында киң җәмәгатьчелек, Казаннан архитекторлар, белгечләр катнашында аны төзекләндерү буенча фикер
алышу узды.
Азнакай районының 12 апрель яңалыкларын тыңларга