Муниципаль район яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Җиденче тапкыр уздырылучы спартакиада быел 23 февраль көнне Урсайда оештырыла.
24 февраль көнне 10.00 сәгатьтә “Татарстанныкын сатып ал” һәм “Азнакайныкын сатып ал” чаралары кысаларында “Шифа” каршында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча зур ярминкә оештырыла.
1 март көнне Азнакайда Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында «Тарсус» паркы төзекләндерү проект семинары узачак.
Февраль аеның беренче яртысында Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынга каршы тикшерүләр алып бардылар. Тикшерүләрнең максаты янгын куркынычсызлыгы туплаган кәгазьләрне, объект күрсәткечләрен, белдерү билгеләрен, аншлагларны күрсәтүче янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим.
Шәһәрдәге Сабантуй мәйданы ипподромында 18 февраль көнне муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар уздырыла.
Кыш озатуны,язны каршылауны славян халкының боронгыдан килгән Май чабу бәйрәмен Азнакай ГХАТ бүлеге быелда бик үзенчәлекле итеп оештырды.
2018 нче елның 18 февраль, 26-28 февраль көннәрендә Азнакай шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык-2018» XVIII Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу туры һәм зона этабы үтәчәк.
2018 елның 18 февралендә сәгать 13.00 Азнакай шәһәренең Район һәм шәһәр мәдәният сараенда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты үтәчәк.
2018 елнын 2 мартында иртәнге 9.00 сәгатьтә район һәм мәдәният сараенда Татарстан Республикасы үзешчән ветераннарының “Балкыш” V нче республика фестиваленең сайлап алу туры уздырыла.
7 февраль көнне “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы җитәкчеләре, нефть казу һәм табу оешмаларының хезмәт саклау һәм куркынычсызлык ияләре, янгыннан саклау эш вәкилләре арасында узган елга бәя биреп киңәшмә булып узды.