7 февраль көнне “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы җитәкчеләре, нефть казу һәм табу оешмаларының хезмәт саклау һәм куркынычсызлык ияләре, янгыннан саклау эш вәкилләре арасында узган елга бәя биреп киңәшмә булып узды.
22 февраль көнне Азнакай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы урынбасары – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков азнакайлыларны кабул итү үткәрә.
“Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкэртү” оешмасы, 4 нче санлы нефть табу цехы кул астында булган 27515 номерлы скважинада һәлакәт булды – төптән тоташтыручы махсус җайланма эштән чыгу сәбәпле нефтьнең тышка чәчрәп чыгуы билгеле булды. Янып китүчән сыеклык скважина тирә ягын кара тап белән каплаганнан каплап бара. Түгелеп барган нефть сыеклыгы һавага газ болыты барлыкка китерде. Шул вакытта скважиналарның эшләвен тикшерүче оператор, әлеге һәлакәткә юлыгып нефть сыеклыгы газы чыгу аркасында көчле агулану алып, аңын югалтуга мохтаҗ була.
9 февральдә шәһәрдәге шәхси йортта ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсенә зыян килә.
Балаларның белемгә хокукын тормышка ашыру өлкәсендә проблемаларны ачыклау һәм анализлау һәм балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация ярдәме күрсәтү максатларында 19 февральдә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Уполномоченный Аппаратында “кайнар линия” үткәрелә.
Азнакай шәһәрендә урнашкан, насослар ярдәмендә куллануга яраклашмаган ягулык кудыру станциясендә, технологик афәтләрдән саклануга багышланган гомуми күнекмәләр уздырылды. 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән, газ эшкәртү цехы һөнәр ияләре, бердәм янгыннан һәм төрле куркыныч янаудан сакланыр өчен коткару эшләрен кабатлап карадылар.
10 февральдә чаңгы спортын сөюче азнакайлыларны чираттагы зур бәйрәм көтә.
Сәнгать мәктәбенең “Бәхет” ансамбле солисткасы, бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятендә укучы Виктория Куцына НТВ каналында бара торган “Ты – супер!” проекты кастингын уңышлы үтеп, хәзер 92 катнашучы арасында финалга чыгу өчен көрәшә. Әйдәгез, якташыбызны бердәм яклап, аның өчен тавыш бирик
Пенсия фондының идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә, 22 февраль көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә.