Салым түләү, аны билгеләү буенча сораулар белән редакциягә шалтыратучылар бар. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабировага мөрәҗәгать иттек.
14 сентябрьдә Азнакайда гомумшәһәр шимбә өмәләре уза.
Сер түгел, соңгы дистә елда аерылышулар саны ифрат арта. Бу исә, үз чиратында, балалар тәрбияләүдә дә тискәре чагылыш таба. Дәүләт гаилә сәясәтенең 2025 елга кадәрге чорга кабул ителгән концепсиясендә гаилә тәрбиясе һәм балалар хокукларын яклау төп мәсьәләләрнең берсе итеп куелды. Әти-әниләрнең балаларга алиментны вакытында һәм тиешенчә түләвенә аеруча басым ясала. Әмма алар үзләре бу җаваплылыкка, ата-ана бурычын үтәүгә ничек карый соң?
7 сентябрь көнне Гаилә паркында МБУ «Мәдәни үзәк» иҗади төркеме башлангыч сыйныф укучылары белән «Мәктәпкә куркынычсыз юл буенча» дигән квест-уен үткәрделәр.
Азнакай районының 7 сентябрь яңалыкларын тыңларга
15 сентябрь көнне РФ территориясендә “Яшел Рәсәй” акциясе узачак. Чараның үткәрү максаты – илебезнең шәһәрләренең һәм регионнарының экологик торышын яхшырту.
Азнакай районының 6 сентябрь яңалыкларын тыңларга
Күптән түгел 7 нче урта мәктәбендә узенчәлекле «янгын» десанты урнашты. Яңа уку елының беренче көннәрендә укучыларга азнакай янгын сүндерүчеләре килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучылар өчен, шул исәптән иң кечкенә-беренче сыйныфлар өчен күрсәтмә куркынычсызлык дәресләре уздырдылар. Янгын сүндерү булеге инженеры Зөһрә Ахметзянова һәм инспектор Альбина Калимуллина 7 нче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы дәресе үткәрделәр. Ә 24 нче янгын сүндерү булеге башлыгы урынбасары Александр Никулин, инженеры Гөлназ Нигматуллина һәм инспектор Алсу Самигуллина белән бергә ачык дәрестә беренче сыйныф укучыларына мәктәптә янгын чыкканда үз-үзеңне тоту, төтененән һәм уттан саклану кагыйдәләрен аңлаттылар. Огнетушитель турында мәгърифәт мультфильмнан соң, беренче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлек-буклетлар тараттылар.
Азнакай районының 3 сентябрь яңалыкларын тыңларга