Эшмәкәрләребез табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр.
Азнакай районының 24 май яңалыкларын тыңларга
Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән ихластан котлыйм.
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 24 майда чыңлаячак. 28 майда чыгарылыш сыйныфлары өчен бердәм дәүләт имтиханнары башлана.
19 мая көнне район һәм шәһәр мәдәният йорты тынлы оркестры (җитәкчесе Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Сергеев И.В.) Боек Ватан сугышының 73 – еллыгына багышланган Татарстан Республикасы нефть төбәкләре өлкәннәре арасында уздырылган VII тынлы оркестрлар конкурсында 1 урын яулады.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 18-25 май көннәрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гомуми туклануның сыйфаты, куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышлап “Кайнар линия” үткәрә. Бу нәүбәттән фикер-тәкъдимнәрне, сорауларны 8.00-17.00 сәгатьләрдә 9-30-83, 7-14-80 телефоннары аша җиткерә аласыз.
Азнакай муниципаль районы мәдәният сараенда эшләп килүче «Калинушка» халык ансамбле һәм “Ләззәт” бию коллективы Республика күләмендә ветераннар өчен уздырылган “Балкыш” фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар һәм 17 майда Казан шәһәрендә Габдулла тукай исемендәге филармония залында гала концертта катнашып, 92 коллектив арасында уңышлы чыгыш ясадылар.
Азнакай районының 18 май яңалыкларын тыңларга
18 майдан 21 сентябрьгә кадәр Россиядә “Эшкә – велосипедта” акциясе үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүне, экологияне саклауны күздә тота.
17 май көнне Азнакайда Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган Бөтенроссия (төбәкара һәм чит илләр вәкилләре катнашында) фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узачак. Ул икенче төбәкара Ык буе Сабантуе – 2018 кысаларындаһәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.