ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

28 гыйнвар көнне актүбәле янгын сүндерүчеләргә янәшәдәге шәхси йортта ут чыгуы турында хәбәр итә. Ул мал-мөлкәте артыннан утка керергә теләгән күршесе – 1929 елгы пенсионер Фоат Сабитовны бәладән алып кала һәм янгын сүндерү бригадасы килгәнче кул астындагы чаралар ярдәмендә төзелешнең түбәсен һәм өй алдын камап алган ялкын белән көрәшә башлый. Көчле җил хәлне тагын да катлауландыра: йортның эчке өлеше тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Фоат Сабитовка ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр булса, аның улы Фәрит белән 89179166191 телефон номеры буенча элемтәгә керергә була.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге бүлегендә сорау алу органнары оешуга 90 ел тулды. Әлеге бүлек хезмәткәрләре шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә.

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куелды. Килешү нигезендә республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 10 126 сум итеп билгеләнә, бу республикада 2017 елның III кварталында минималь куллану бюджеты күләменең 70 процентын тәшкил итә.


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

ТР муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлешкә республика бәйгесе дәвам итә.


31
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Яңа ел каникуллары чорында үз әк чыршылар янында балаларны кызыклы тамашалар көтә.

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә.
Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда.


29
декабрь, 2017 ел
җомга

31 декабрьдә Татарстан мәйданында «АЗНАКАЙ ЯҢА ЕЛНЫ КАРШЫЛЫЙ!» дигән бәйрәм-тамаша үткәрелә. Бәйрәм чаралары 20.00 сәгатьтә башлана.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген без яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бер генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек була. Бүген авылларыбыз, шәһәрләребез электр нурына күмелеп утыра, өйләребез якты, җылы икән, моның белән без энергетикларга рәхмәтлебез.


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлешкә багышланган чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International