Ноябрь аеның беренче яртысы Азнакай нефтьчеләре һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре скважиналарның җир асты ремонтлау белән шөгылләнүче бригадалар яшәү өчен махсус вогоннарны тикшерү белән башланып китте. Уздырылган тикшерү кышкы чорга әзерләнүгә багышлана. Бригада эшчеләре яшәү өчен махсус вагоннар ялкынга тиз бирелүчән - чөнки төрле якка сузылган электр чыбыгы, янгынга каршы торалмаган җылыткычлар янгын чыккан очракта кыска гына вакыт эчендә барлык мөлкәтне юкка чыгарырга мөмкин.
Район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы “Җанашым” халык фольклор ансамбле М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган “Безнең йорт – Татарстан” республика этномәдәни фестивалендә чыгышы ясады.
Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары каникулда Татарстан Республикасы парламентында – Дәүләт Советында экскурсиядә булдылар.
“Караул башлыгының эше җанлы”- ди Ленар, - сүндерергә барган һәрбер янгын бер берсенә бердә ошамаган. Һәрбер янгын үзенчәлекле табышмак кебек. Караул башлыгы әлеге табышмакны тиз генә чишеп төрле алымнар алырга тиеш, чөнки кеше гомере аның кулларында”.
24 нче янгын сүндерү бүлеге машина йортүчесе Рөстәм Рахимов Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендә булып узган янгынга каршы федераль хезмәттәшләр арасында “Иң яхшы янгын сүндерү машина йортуче” бәйгесендә катнашып җиңүчеләр исемлегенә керде.
Актүбә бистәсе китапханәсендә Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре мәктәп укучылары белән тар элемтә дә тора. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы узып баручы ел мәдәният елына багышланганлыктан, аерым пост булып торучы 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре Актүбә бистәсе “Каенкай” балалар бакчасында әлеге темага буйсынган кагыйдәләр буенча,балалар белән очрашты.
15 октябрьгә кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтының (16.мвд.рф) “Сораштыру” бүлегенә кереп, алар өчен тавыш бирергә мөмкин.
Көзге ярминкәнең чираттагысы Өлкәннәр көне уңаеннан 7 октябрьдә 8.30 сәгатьтә “Шифа” каршында оештырыла. Актүбәдә ул базар мәйданында урын алачак.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм.