26 июль көнне федераль янгынга каршы хезмәт ияләре күнекмәләр үкәрелер өчен махсус полигонда олы күләмле күрсәткеч тактик өйрәнүләр уздырып җибәрделәр. Янгын сүндерү подразделенияләре әлеге урынга үзләренең чын һөнәр ияләре булуын, нефть янган очракта бар көчләрен куеп сүндерергә әзер булуларын Татарстан республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш оешма җитәкчеләре алдында расладылар. Кунак итеп шушы өйрәнүләрне күрергә һәм алынган вакытка сыешканны күрсәтер өчен янгын сүндерү хезмәте ияләре “Татнефть” ачык җәмгыяти подразделениясе җитәкчеләрен чакырдылар.
Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәребездә уздырылган “Чиста куллар” акциясе коррупциягә каршы юнәлдерелгән иде.
Район эчке эшләр бүлегенә халыктан 156 гариза кергән, өч җинаять кылынган. Аларның шактый өлеше чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле.
Балалар белән без глобустан Россияне һәм Татарстанны таптык.
21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында “Ык буе авыллары Сабантуе” Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узачак. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән 200дән артык кунак чакырулы.
Июль аеның беренче яртысында азнакай шәһәре нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге һөнәр ияләре белән нефть, газ чыгару һәм эшкәртү тармакларында электр челтәрләре төгәл эшләвен белү максатыннан янгынга каршы тикшерүләр уздырдылар.
21 июнь көнне 24 нче янгын сүндерү бүлегенең һөнәр ияләре “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең Павлов исемендәге резервуарлар паркында тәгълимәти күнекмәләр үткәреп җибәрде. Һәр ел үткәрелә торган үзенә бер төрле булган өйрәнүләр, ААҖ “Татнефть” предприятияләрен янгыннан саклаучы егетләрнең үз өстендә эшләп, чын һөнәр ияләре булуларын раслауда булыша. Үтеп барган өйрәнүләр күрсәткеч буларак янгын сүндерүчеләрнең осталыгын 2 нче федераль янгынга каршы торучы хезмәте башлыгы урынбасары Владимир Салун бәялеп торды. 24 нче янгын сүндерү хезмәткәрләре әлеге өйрәнүләргә аерым бер өлеш чыгардылар, чөнки үзләрен “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең объектларын ялкыннан саклау өчен бар көчләрен куйганнарын күрсәтеп үттеләр.
Азнакай районының 22 июнь яңалыкларын тыңларга
Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган вакытта була. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда янгын турында хәбәр бирүче приборлар (алга таба датчиклар) кую зур әһәмияткә ия.
“Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында “Йолдызларга якынрак” Бөтенроссия ярышлары кысаларында Идел буе федераль округы төбәкләре арасында мини-футбол буенча уеннар уздырыла.