28 сентябрьдә “Маяк” газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6) “Әбүнәче көне” үткәрә. Бу көнне газетага язылган бер кеше дә бүләксез китмәячәк! Киләчәктә дә бергә булыйк!
29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Бүген илебездә Тәрбияче көне билгеләп үтелә.
Кешенең зур тормышка юлы балалар бакчасыннан башлана. Ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Сезнең һөнәр гаять мөһим һәм җаваплы. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Көзге ярминкәнең чираттагысы 23 сентябрь көнне 8.30 сәгатьтә “Шифа” каршында оештырыла.
14 сентябрьдә Азнакайда 12.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә Халыклар дуслыгы йорты ачылачак.
24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ярдәме белән Азнакай шәһәре яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Каенкай” сәламәтләндерү үзәкләрендә ял итүче балалар өчен янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Әлеге бәйрәм программасына янгынга каршы торучан кагыйдәләренә буйсынган төрле уен-көлкеле конкурслар уйнатылды.
Азнакай районының 11 август яңалыкларын тыңларга
Азнакай районының 9 август яңалыкларын тыңларга
2-3 августта Ишкәев исемендәге ял паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм ятим балалар өчен Сабантуй үтә.
5 август көнне 9.00 сәгатьтә “РОСТО” (ДОСААФ) спорт-техника җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2017” бәйгесе уздырыла.