кабул ителде
юл йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар
җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү
хәбәр.
Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 19 сентябрендә булачак.
Районда күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән савым аппаратлары тапшырыла. Әлеге программа нигезендә 8 ел эчендә 550 дән артык хуҗалык бүләкләнгән.
«Демография» илкүләм проектының «өлкән буын» проекты кысаларында Азнакай районына олы яшьтәге пассажирларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен имин һәм уңайлы йөртү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән «Лада Ларгус» автомобиле бирелде.
05 сентябрь Татарстан Республикасы Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Көнчыгышта урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +6..+11º, көндез максималь температура +16º..+21º.
«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында 2019 елның 3 сентябрендә МБУ «Мәдәни үзәк»тә учреждение хезмәткәрләре белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган “Терроризм - кешелеккә янау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
3 сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылган иде. Әлеге коточкыч һәлакәттән соң 15 ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан азнакайлылар да Балалар иҗаты үзәге каршына җыелып, бар дөньяда тынычлык булуын, мондый кан коюларның кабатланмавын теләп, якты дөньядан вакытсыз киткәннәрне – кешелек кануннарын санга сукмаучы кансызлар корбаннарын искә алдылар.
Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.