2019 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр үз көченә керә, алар ярдәмендә эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме артачак.
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эксперимент башлана, аның кысаларында үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына «һөнәри керемгә салым»дигән яңа махсус салым режимы кертелә.
2019 елның гыйнварыннан Татарстан бөтен ил белән бергә телевидение “аналогы” белән хушлашачак. Татарстанның РТРС филиалы белгечләре “Татар-информ” хәбәрчеләренә цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.
Инде менә күкләрдән әйләнеп кайтып, ул янә районыбызны данлап үз җирлегебездә җилферди.
Илебезнең танылган космонавтлары – Россия һәм Кыргызстан республикасы Герое Сәлимҗан Шәрипов, “Гагарин исемендәге НИИ ЦПК”ның ФГБУ отряды космонавт-сынаучысы, РФның ВВС полковнигы Антон Шкаплеров белән азнакайлыларның очрашуы Чалтаймас авылында башланып китте. Биредә халык алар белән кышкы урам хозурында, коймаклы чәй өстәле артында хәл-әхвәл белеште, эчкерсез әңгәмә кордылар, татар һәм рус көйләренә җырлап-биеп алдылар. Чалтаймаслылар аларны авылда үскән каз ите, татар бәлеше белән дә сыйларга өлгерде. Аннары очрашу Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбендә дәвам итте. Космонавтларны биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләребез каршы алып, районның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, кунаклар мәктәп, аның укучылары ирешкән уңышлар, кул эшләнмәләре белән дә танышып алды. Пресс-конференция барышында космонавтлар үзләре, космоска очышлары хакында сөйләде һәм укучыларның, азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Космоста 164 көн булып, җир шарын тәүлегенә 16 тапкыр ураган Азнакай флагын алар тантаналы төстә район башлыгына тапшырды.
2018 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр район Советының зур залында (Ленин урамы, 22 нче йорт адресы буенча) " эшмәкәрләр кабул итү көне" узачак.
Казанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды
Әлеге тантаналы чарада Азнакай шәһәренә "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре” исем бирелде.
Бүген районда гаражлардан әйбер урлау аеруча күбәйде. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган атналык саннарга гына күз салсаң да чәчләр үрә торырлык. 20 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) гараж милекчеләре белән җыелыш уздырыла. Анда теләге булган һәркем катнашып, үз тәкъдим-фикерләрен җиткерә ала.
Авыл үзешчәннәре борынгы йолабызны күрсәтеп, осталыкта-булганлыкта көч сынашачак. Шулай ук авылларыбызның елга-суларында үскән каз түшкәләрен, эче-башын, мендәрләр, камыр ризыкларын сату да оештырыла.