ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

1 март  көнне Азнакайда Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында «Тарсус» паркы төзекләндерү проект семинары узачак.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Февраль аеның беренче яртысында Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән  нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынга каршы тикшерүләр алып бардылар. Тикшерүләрнең максаты  янгын куркынычсызлыгы туплаган кәгазьләрне, объект күрсәткечләрен, белдерү билгеләрен, аншлагларны күрсәтүче янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда  һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим.


17
февраль, 2018 ел
шимбә

Шәһәрдәге Сабантуй мәйданы ипподромында 18 февраль көнне муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар уздырыла.

Кыш озатуны,язны каршылауны славян халкының боронгыдан килгән Май чабу бәйрәмен Азнакай ГХАТ бүлеге быелда бик үзенчәлекле итеп оештырды.

2018 нче елның 18 февраль, 26-28 февраль көннәрендә Азнакай шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык-2018» XVIII Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу туры һәм зона этабы үтәчәк.

2018 елның 18 февралендә сәгать 13.00 Азнакай шәһәренең Район һәм шәһәр мәдәният сараенда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты үтәчәк.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елнын 2 мартында иртәнге 9.00 сәгатьтә район һәм мәдәният сараенда Татарстан Республикасы үзешчән ветераннарының “Балкыш” V нче республика фестиваленең сайлап алу туры уздырыла.

7 февраль көнне “Азнакай нефть-газ чыгару һәм эшкәртү” оешмасы  җитәкчеләре, нефть казу һәм табу оешмаларының хезмәт саклау һәм куркынычсызлык ияләре, янгыннан саклау эш вәкилләре арасында узган елга бәя биреп киңәшмә булып узды.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

22 февраль көнне Азнакай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы урынбасары – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков азнакайлыларны кабул итү үткәрә.

       “Азнакай нефть-газ  чыгару һәм эшкэртү” оешмасы, 4 нче санлы нефть табу цехы кул астында булган 27515 номерлы скважинада һәлакәт булды – төптән тоташтыручы махсус җайланма эштән чыгу сәбәпле нефтьнең тышка чәчрәп чыгуы билгеле булды. Янып китүчән сыеклык скважина тирә ягын кара тап белән каплаганнан каплап бара. Түгелеп барган нефть сыеклыгы һавага газ болыты барлыкка китерде. Шул вакытта скважиналарның эшләвен тикшерүче  оператор, әлеге һәлакәткә юлыгып нефть сыеклыгы газы чыгу аркасында көчле агулану алып, аңын югалтуга мохтаҗ була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International