9 март көнне “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе, сәнагать оешмаларында янгын куркынычын кисәткән автоматик систмаларын тикшерү буенча профилактик рейдлар үткәрде. Техник- төзекләндерү бүлеге белгечләре, баш энергетик, сәнагать оешмалары хезмәте, 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин белән беррәттән янгын куркынычын алдан билгеләгән автоматик системаларын тикшереп киттеләр.
Азнакай районының 9 март яңалыкларын тыңларга
28 февральдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Азнакай районы гимназиясе бинасында “Китап бәйрәме” күчмә семинарын уздырдылар.
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүдә шәхси эшмәкәрнең бер кибетендә “Бәясе төшерелгән һәм акцияле товар кире кайтарыла яки алыштырыла алмый” дигән белдерүне күрәләр.
Район иҗтимагый советының чираттагы киңәшмәсе бүгенге көндә актуаль – милли-сәяси концепцияне тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланды. Киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Аның эшендә мәгариф идарәсе, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары да катнашты.
Азнакай районының 7 март яңалыкларын тыңларга
Азнакай районының 6 март яңалыкларын тыңларга
7 март көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйрәм ашлары ярминкә-бәйгесе уздырыла.
Бу көннәрдә хөрмәтле ветераннарыбызның берсе – Миргазиян Гаделшин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору барыбызны да акча санарга өйрәтә. Фатир хуҗаларының кайсы гына ай саен килгән квитанцияләрне энә күзеннән үткәрми икән?! Ә менә гыйнвар ае өчен килгән түләү кәгазьләрен кулга алгач, күпләребездә бихисап сораулар тугандыр. Ел башыннан тораккоммуналь тармакта нинди үзгәрешләр булды? Алга таба безне нинди яңалыклар көтә? Әлеге һәм башка сорауларга торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов җавап бирә.