Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнадагы чараларга, эшләргә йомгак ясаудан башлады.
Кул-аякларын селкетмичә, гомумән, хәрәкәтләнмичә бер генә минут та тормаган, үзе тотып ашый алмаган, сөйләшүдән мәхрүм, тәүлекнең һәр мизгелендә ярдәмгә мохтаҗ үсмерне өйләрендә күргәндә үк йөрәгем кысылып, күңелем сыкрап куйган иде. Аның шулай җәфалануын көн дә тоеп, бу сызлануларны үзе аша үткәреп яшәгән әти-әнисенә, якыннарына нишләргә? Ә нишли аласың, алар инде моңа ризалашкан.
Азнакай районының 13 декабрь яңалыкларын тыңларга
Азнакайда Коръән уку бәйгесенең зона туры узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары – Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашты.
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» һәм «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, яшь баянчы Камил Мөбарәкшин “Город счастья” Бөтенроссия һәм “Черноморский олимп” халыкара фестиваль-конкурста катнашып, зур уңышларга ирештеләр.
Узган атна ахырында шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә, нигездә, сүз республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын яклау, дәүләт кайгыртуының яңа чаралары, закондагы яңалыклар хакында барды.
Алабугада 2000-2001, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйгедә 25 команда составында республиканың иң көчле атлетлары үзара көч сынашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча бүген азнакайлылар көнгә 94,6 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 108 процентка күбрәк. Бер сөтлебикәгә савылган сөт 12,2 кг туры килә. Районыбызның сөт чишмәсен баетуда “Союз-Агро” ҖЧҖ, “Марс”, “Габдрахманов Л. Г.”, “Таллы Бүләк”, “Чатыр т ау”, “ Азнакай”АФ”, “ Тукай” хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әмма шул ук вакытта “Кәлимуллин И. А”, “Победа”, “Стәрле”, “ Герой Кәримов Ф. Ш. ис.” (Чалпы), “Чалтаймас”, “Шәвәлиев З.Г.” хуҗалыкларында сөт бик аз савыла.
Азнакай районының 12 декабрь яңалыкларын тыңларга
Хокукый культура елы кысаларында 7 декабрьдә Азнакайда сигез район катнашында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз активының төбәк семинары узды.