ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе

  - Барыгызга да зур бишле! – диде  Нәсимә апалары Фазлыева Азнакайдагы 1нче урта мәктәпнең дүртенче  сыйныф укучыларына.


11
апрель, 2014 ел
җомга

    Азнакай – уртак йортыбыз, аның матурлыгы һәм чисталыгы – һәрберебезнең изге бурычы.

     Зәй шәһәрендә  узган гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Азнакайның “Юбилейный” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр призы урыннарны яуладылар.

      Күптән түгел Чалпы авыл китапханәсе урта мәктәп  һәм сәнгать мәктәбе коллективы белән берлектә шәхси эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына багышлап чыгарган “Тормыш кыйблам - Камышлы” дигән тарихи китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды.

      Һәрберебезнең җанга якын белем учагы, сөекле укытучысы, онытылмас мәктәп еллары бар. Без бүген дә еш кына хыял канатында шул чакларга – шук чакларга очып кайтып киләбез.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, фронтовикларның хәтер язлары ныграк яңара.


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә Азнакай муниципаль районыныда Мәдәният елын ачу тантанасы узды.

     Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон гамәлгә кергәнгә ике елдан артык вакыт үтте. Безнең районда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылу һәм җир алу тәртибе хакында  мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге начальнигы Ләйсән Хәмитова белән әңгәмә кордык.

   Республикада, шул исәптән Азнакай районында да эшсезлек дәрәҗәсенең төшүе күзәтелә. 1 апрельгә  җирлегебездә теркәлгән эшсезләр саны 387  кеше тәшкил итте.

    Районыбыз предприятиеләре, оешмаларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган брей-ринг бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International