ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздыру турында фәрманга кул куйды.

     Мәлбагыш авылында туып-үскән Миргалим Әхмәдиев  чордашлары арасында иң активларның, әйдәманнарның берсе була. Холкындагы бу сыйфаты алдагы тормышында да чагылыш ала.

Минем әбием, Зәкия Җәләлетдинова (Садыйкова) өчен сугыш йөрәк өзгеч кайгы белән башлана: аңа “Ирегез Рамазанов Шәйхезаман хәбәрсез югалды” дигән хат килеп төшә.

     Укучыларга хокукый белем бирү, бу өлкә белән тагын да ныграк таныштыру буенча Азнакай шәһәр суды максатчан эш алып бара.    Биредә әледән-әле хокук белеме дәресләре дә үткәрелә, балалар белән бәйгеләр оештырыла.

    “Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый”, – диләр. Әмма кайчакта гаиләдә туган низаг пычак күтәрүгә кадәр барып  җитә.   Авылда яшәүче  М. да,  үзе белән яшәүче ханымны үтерү нияте белән кулына  пычак  алып, берничә тапкыр хатынның эченә кадый.

      “Марс” хуҗалыгы  елның-елында башкорт күршеләре белән уртак тел табып яши. Менә быел да күршеләре ярдәмендә “Томан” агрегаты белән 600 гектар  җирдә күпьеллыклар, уҗым культураларын тукландырганнар. «Марс»лылар кайда да алдынгылыкны бирми.


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе

    Туйкә-Митрофановка юлында “ВАЗ” автомобиле шоферы тизлекне арттырып икенче як полосага чыга һәм каршысына килүче “Mitsubishi-Lancer” белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике кеше  –  “ВАЗ” машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар  сырхауханәгә озатыла.Әлеге юл фаҗигасе 17 мартта була.

     28-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә  “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” исеме астында спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасы үтте.

     Узган сишәмбедә хәрби комиссариатның  район бүлеге ишек төбеннән үк халык белән шыгрым тулы иде. Бүген монда башкаладан медицина  комиссиясе килеп, быел хәрби хезмәткә алыначак, шулай ук контракт буенча хезмәткә китүче, хәрби уку йортларына керү теләге булган йөзләп егеткә тикшерү үткәрде.

     «Минем  әтием беренче төркем инвалид. Ул Микулино авылында яши. Әмма ашыгыч ярдәм чакырган саен, алар йөз төрле сәбәп табып, килмәскә тырышалар. Алар ни өчен хезмәт хакы ала соң?»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International