ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2012 ел
җомга
Россия чит илләрдән вакытлыча эшкә килүчеләр саны буенча дөньяда АКШтан кала икенче урынны били. Гастарбайтерлар бүгенге көндә илебезнең теләсә кайсы төбәгендә бар.

Казан шәһәре “Байтик ” сәламәтләндерү лагерында ТР инвалидларының ХХ спорт фестивале узды. Фестивальдә 30 җыелма команда катнашты. Спортчылар өстәл теннисы, дартс, бочч, шашка, кул көрәштерү һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

Районның профсоюз активына киләчәктә дә уңышлар, башкарган эшләреннән, хезмәт коллективы мәнфәгате өчен куйган тырышлыкларыннан рухи канәгатьләнү алып яшәүләрен телим!


20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
“Юбилейный” стадионында Азнакай һәм ут күршеләребез Ютазы районы җитәкчеләре футбол командаларының дусларча очрашуы булды.

Банки Сукаеш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

21 сентябрьдә Россия юристлар ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

21 һәм 22 сентябрьдә салым хезмәте физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларның терлекчелек комплексларында малларны кышкы сакланышка күчерүгә әзерлек белән танышты.

Дүрт саны төгәл, исән-имин кешеләр инвалидлык коляскасына утырган, кул-аягы имгәнгәннәрнең хәлен бик аңлап бетерми. Безнең кызгануга мохтаҗ түгел алар. Киресенчә, көчле рухлы булулары, тулы канлы тормыш белән зарланмыйча, куанып яшәүләре белән сокландыралар.

18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Быелның 18 июль көне хәтеребездә мәңгегә уелып калыр, чөнки бу көнне күршеләрнең һәм үзебезнең бөтен ихата-корылмаларыбызны ут ялмап алды. Дистәләгән еллар дәвамында туплаган мөлкәтебез санаулы вакыт эчендә көл-күмер булды. Ярый әле өебезне саклап кала алганнар (үзебез эштә идек). Торыр җиребез бар дип куанабыз. Ике күршене сынар өчен булгандыр инде бу газап. Без, яшьләр, коелып төшкәндә дә әниебез Сәлимә авыр сынауларны тиешенчә кабул итәргә, алга таба карап яшәргә өндәде. Хәзер әкренләп аякка басып киләбез, ил төкерсә, күл була диләр, халык ярдәме бик күп булды, Аллага шөкер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International