Соңгы вакытта Азнакай муниципаль районы җирлегендә социаль объектлар төзү һәм файдалануга тапшыру чаралары гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек. Әле кайчан гына Митрәй һәм Сукаеш авылларында модульле фельдшер-акушер пунктлары сафка бастырылды, мәктәпләрдә капиталь ремонт уздырылды, авыллардагы мәдәният йортлары яңартылды. Шәһәрнең Җиңү мәйданына куелган ике һәйкәл үзләренең тантаналы төстә ачылуларын көтеп тора...
Россия икътисадында мондый фирмалар инде шактый еллар яшәп килә.
Аларга каршы көрәш алымнары да елдан-ел камилләшә. Мондый фирмаларга каршы закончалык тудыру инициативасы белән 2010 елның көзендә Дмитрий Медведев та чыкты.
Ул бизнеста әлеге төр фирмаларны тудыруда катнашучыларны гына түгел, ә аларны рәсмиләштерүгә берни уйламыйча яки белә торып документлар бирүчеләрне дә җәзага тартучы катгый закон булдыру тәкъдимен кертте.
“Бер көнлек фирмалар” астында фактта мөстәкыйльлеккә ия булмаган, эшмәкәрлек алып барырга ниятләмәгән, ә бары тик салым түләүдән качу һәм явыз уйдан гына эш итүче юридик зат яшеренә.
Мондый фирмалар гадәттә паспортларын югалткан кешеләр исеменә рәсмиләштерелә.
Алар үзләренең нинди дә булса компания хуҗасы булуын башына китерми. Мошенникларның аз гына акча төртеп, бу фирмаларны студентлар, пенсионерлар, я булмаса сәрхүшләр исеменә яздыру очраклары да аз түгел.
Россия Президенты булган чорында - 2011 елның гыйнварында Дмитрий Медведев әлеге нәүбәттән болай дигән иде: “Бер көнлек фирмалар элегрәк средстволарны акчага әйләндерү өчен генә тудырылса, хәзер исә алар чиновникларга акча каналы булып тора.
Әлеге фирмалар өчен җаваплылыкны алардан файдаланучылар гына түгел, ә паспорт бирүчеләр дә тойсын” 2011 елның 19 декабрендә “бер көнлек” фирмалар ачучыларга һәм физик затларны һәм аларның документларын законсыз файланучыларга җинаять җаваплылыгы кертелде.
Бу хакта РФ Җинаятьләр Кодексының 173-1, 173-2 маддәсендә бәян ителә. Ялган затлар аша юридик зат оештыручыларга 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф яки мәҗбүри эшләр, шулай ук өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Шушы ук гамәлне төркем белән алдан сөйләшеп яки үз вазифасыннан файдаланып кылган затлар 300 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф түли яки 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартыла, я булмаса 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.
Бер яки берничә җинаять кылуга ниятләгән юридик затларның фирма төзүгә шәхесне раслаган документлар яки ышаныч язуы бирүе 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф яки 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яисә 2 елга кадәр мәҗбүри эш белән төгәлләнергә мөмкин.
Әгәр документлар, шәхси мәгълуматлар законсыз файдаланылса, штраф күләме 300-500 мең сум тәшкил итә. Шулай ук мәҗбүри эш яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы да каралган.
“Бер көнлек” фирмалар – ул чып-чын криминал эшчәнлек һәм җинаятьчеләргә документларын бирүчеләр
үз гамәлләренең ахыргы нәтиҗәсен уйларга, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралуын белеп торырга тиешләр.
И.Сәитов, прокурорның өлкән ярдәмчесе, беренче класслы юрист
Сентябрь аенда РФ һәм РТ санитария-эпидемиология хезмәте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Узган гасырның 20нче елларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә килеп туган гадәттән тыш санитарэпидемиологик хәл шартларында барлыкка килгән бу төр хезмәт хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле система булып тора.
... Ул көнне бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Тәслия Фатыйх кызы Сабитованы туксанынчы туган көне белән тәбрикләргә килүче һәркемнең күңелендә, һичшиксез, танылган җырның әлеге юллары яңаргандыр.
Районыбызның хөрмәтле ветераннары!
Муниципаль район җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән сезне 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!
24 сентябрьдә Азнакай район Советы утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.
Гүзәл табигать кочагында район умартачыларының җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. Узган атнада алар “Азнакай” агрофирмасының “1 Май” бүлекчәсе Рамил Шәфыйгуллин умарталыгында очраштылар. Семинар эшендә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиулин һәм районның әлеге өлкә белгечләре катнашты.