Бүгенге көн, Татарстан республикасы 2 нче федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү бүлекләре арасында Җәлил бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы шуу бәйгесенә багышланды.
Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватан сакчылары көне һәм Кызыл Армиягә 100 ел тулу белән ихластан тәбрик итәм!
Шушы ук утырышта ТР суд системасының эшчәнлеген яктыртучы журналистлар өчен оештырылган “Ел Фемидасы” иҗади бәйгесендә җиңеп чыгучыларны да тәбрикләделәр.
Татарстан монополиягә каршы Федераль Хезмәт идарәсе вәкиле массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре сорауларына да җавап бирәчәк
“Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” закон йорт хайваннарын тотуның төп принципларын һәм шартларын, аларны урамда йөртү кагыйдәләрен, хуҗаларның хокукларын билгели.
Муниципаль район яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Җиденче тапкыр уздырылучы спартакиада быел 23 февраль көнне Урсайда оештырыла.
24 февраль көнне 10.00 сәгатьтә “Татарстанныкын сатып ал” һәм “Азнакайныкын сатып ал” чаралары кысаларында “Шифа” каршында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча зур ярминкә оештырыла.
1 март көнне Азнакайда Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында «Тарсус» паркы төзекләндерү проект семинары узачак.
Февраль аеның беренче яртысында Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынга каршы тикшерүләр алып бардылар. Тикшерүләрнең максаты янгын куркынычсызлыгы туплаган кәгазьләрне, объект күрсәткечләрен, белдерү билгеләрен, аншлагларны күрсәтүче янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим.
Шәһәрдәге Сабантуй мәйданы ипподромында 18 февраль көнне муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар уздырыла.