ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

19 март көнне төнлә Мәсгут авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Тәрәзәдән чыккан төтенне беренче булып күршедә яшәүче Илнур Мәйлүнов күреп ала. 


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

18 мартта 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны театральләштерелгән тамаша, эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы концерты, кызыклы уеннар, майлы ботка, кайнар чәй һәм 9.00 сәгатьтән Сөембикә урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә.

Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән  март ае барышында нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучанлыгын белдерүче җиһазларны тикшереп үттеләр.Тикшерүләрнең максаты  янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучан җиһазларның торышын, объект күрсәткечләрен, янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда  һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим. Янгынны алдан кисәтүче һәм  каршы торучан җиһазлар хәзерге заманда бик тә мөһим чимал булып тора.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Азнакай районының 13 март яңалыкларын тыңларга


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 12 март яңалыкларын тыңларга


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Безнең кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң якты бәйрәмнәренең берсе – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм.

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» бәйгесенең финал өлеше узды.

«Чатыр-Тау  Арена» спорт комплексы стадионында  Азнакай  спорт сөючеләре арасында  мини-футбол буенча турнир уткәрделәр, анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары спорт командалары ярыштылар. Спортчылар ярышны мини-футбол сөюче Расих Шәкүров истәлегенә багышладылар.



28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

3 һәм 4 мартта шәһәрнең Боз сараенда 2001-2002 елгы спортчылар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International