Азнакай районының 16 март яңалыкларын тыңларга
20 март көнне 14.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда якташ шагыйрьләребез - Марсель Галиев, Нур Әхмхдиев,Флера Гыйззәтуллина, Илдус Гыйләҗовларның олы юбилейларына багышланган иҗат кичәсе "Туган җирдән илһам алып.." уза. Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз!
Менә уникенче ел инде Әлмәт җирлегендә Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры уздырылып килә. Быелгы ярышлар республикабызның танылган шәхесе рәислек иткән чорда Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкка караган Кәләй авылында үтте.
Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова, өлкән сыйныф укучылары катнашында экология темасына багышланган Парламент дәресе узды.
Куйбышев шәһәре, 1965 елның 4 ноябре. Шәһәрнең уку йортларында белем алучы студентлар кичәгә җыелган.
Яшь егет, бик чибәр, зифа каендай сылу гәүдәле кызны әллә каян ук күреп алып, бар кыюлыгын җыеп, аны биюгә чакырды. Вальс моңы аларны хисләр ташкынына бөтереп алды... Кич буе әнә шулай гел бергә биеде алар. Аннары Олег яңа танышы Валяны өенә озатып куйды. Әнә шулай башланган дуслык бик тиз арада олы мәхәббәткә әверелде. Ә инде 1967 елның 24 февралендә гаилә корып, язмышларын гомерлеккә берләштереп тә куйдылар...
Район җитәкчелегенең атналык киңәшмәсе сөенечле хәбәрләргә дә, актуаль мәсьәләләргә дә бай булды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәребезгә багышланган видеороликка аңлатма биреп башлады.
Балаларның ялкын белән шаяруы аркасында чыккан янгыннар хәзер начар гадәткә әйләнеп бара. Азагы да бик яман төгәлләнергә мөмкин.Барлык балалар да ялкынга кызыксыну белән карыйлар, хәтта табигатьнең шушы казасына алар үзләре үк чыдамсыз.
Быел яз кояшы иртә елмая башлады. Ул боз юрганын йомшарта, боз өсте көпшәкләнеп, юкара бара.
Узган атнада Уразай, Урсай, Әсәй авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар узды.
Язның иң беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне районыбызда елданел үзенчәлекле төсмерләр ала. Бу юлысы гүзәл затларыбызның аш-суга, кул эшләренә уңган-булганлыгын чагылдырган күргәзмәярминкә белән башланып китте ул.