ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 6 март яңалыкларын тыңларга

7 март көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйрәм ашлары ярминкә-бәйгесе уздырыла.

Бу көннәрдә хөрмәтле ветераннарыбызның берсе – Миргазиян Гаделшин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору барыбызны да акча санарга өйрәтә. Фатир хуҗаларының кайсы гына ай саен килгән квитанцияләрне энә күзеннән үткәрми икән?! Ә менә гыйнвар ае өчен килгән түләү кәгазьләрен кулга алгач, күпләребездә бихисап сораулар тугандыр. Ел башыннан тораккоммуналь тармакта нинди үзгәрешләр булды? Алга таба безне нинди яңалыклар көтә? Әлеге һәм башка сорауларга торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов җавап бирә.

Башкаланың “Корстон” мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы судьяларының XII отчетсайлау конференциясе үтте. Конференция эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Вахитов авыл җирлегендә үткәрелгән авыл яшьләренең VI кышкы Спартакиадасы гөрләп узды.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының  2 март яңалыкларын тыңларга

Быелның башы белән районыбызда 81 бала дөньяга аваз салган. Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар. Сабыйларны тудыру йортыннан ук таныклыклары белән алып чыгалар. 9 февральдә туганнарның беренче документларын ЗАГС бүлеге үзләре илтеп, әти-әниләре, якыннарына тудыру бүлегендә тантаналы төстә тапшырырга булды.

Хоккей сөючеләр урамында чираттагы бәйрәм булды: капиталь ремонттан соң “Викинг” яшүсмерләр хоккей клубы кабат үз ишекләрен ачты.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Азнакай районының  28 февраль яңалыкларын тыңларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International