ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, районыбызда менә дистә елдан артык инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә. Ветераннарыбыз быел да 17 февраль көнне Лениногорск политехник көллияте филиалы спортзалына җыелды. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашып илгә Җиңү алып кайткан олы яшьтәге райондашларыбыз да, зурлар белән беррәттән тылда фидакарь хезмәт куйган сугыш чоры балалары да, төрле кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән якташларыбыз да, кыскасы, берничә буын кичәге солдатлар иде.

Актаныш районында узган мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында Азнакай районы командасы өченче урынны яулады.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Янгыннар статистикасына күз салсаң, чәчләр үрә тора. Узган елда Россия Федерациясендә 140 меңләп янгын очрагы теркәлгән, 8711 кешенең гомере өзелгән, аларның 420 се балалар.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Азнакай районының  21 февраль яңалыкларын тыңларга

Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвефхәтәрләр саны да артканнан-арта бара. Иң аянычлысы – аларда балалар зыян күрә – имгәнә, һәлак була. Узган ел республика юлларында балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 сабый вафат булып, 649ы төрле җәрәхәтләр алган. Районда балалар катнашында 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 4 кеше зыян күрде.

Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Хоккей, көрәш, чаңгы... буенча ярышлар дисеңме! Узган ял көннәрендә исә спортчыларыбыз азнакайлыларны Сабантуй ипподромына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар узды. Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Казан, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Алабугадан 96 пилот катнашты.

Кайчандыр бу урында әфган сугышын кичкән егетләр үзләре куйган таш һәйкәл иде. Аннан соң аны пехота хәрби машинасы (БМП) алыштырды. “Кара лалә” реконструкцияләнеп, хәзер инде башка төсмер һәм исем алды: хәрби һәлакәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. 15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үткән көнне, һәр елдагыча, биредә тантаналы митинг узды.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Азнакай районының  20 февраль яңалыкларын тыңларга

Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә.

Азнакай – Татарстанның сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да бертигез дәрәҗәдә үсеш алган төбәкләреннән берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International