Азнакай районының 01 октябрь яңалыкларын тыңларга
Быел Татарстан Архив хезмәте 100 еллык юбилеен каршылый. Район архив бүлегенең оешуына да 85 ел тула. Әлеге уңайдан без аның җитәкчесе Венера Вәлиева белән әңгәмә корып, бүлекнең үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләштек.
Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 29 сентябрьдә – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 9.00 сәгатьтә шәһәрнең “Шифа” үзәге каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак.
27 сентябрьдә биредә 9 нчы мәктәпнең педагог-психолог Ләйлә Низамова җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары булды.
2018 елның 28 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 18 метрга кадәр).
27 нче сентябрь көнне Мәдәни үзәк иҗат коллективы Мәдәни үзәк мәйданында күңел ачу программасы үткәрелделәр. "Көз моңнар өчен вакыт түгел" дип аталган уен программасы оештырылды. Болытлы һава торышына да карамастан, балалар бик теләп уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, сорауларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар бу көзге көнне бик яхшы кәеф белән калдылар.
2018 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм төбәкләре территориясендә гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырылуын хәбәр итә.
26 сентябрьдә Казан шәһәренең Мәдәният министрлыгында конференция узды, анда өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучыларының методик эшләре республика смотр-конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.
26 нчы сентябрь көнне Мәдәни үзәк сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен Ачык ишекләр көне уздырды. Фойеда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды. Төрле мастер-класслар үткәрелде.