Күптән түгел 7 нче урта мәктәбендә узенчәлекле «янгын» десанты урнашты. Яңа уку елының беренче көннәрендә укучыларга азнакай янгын сүндерүчеләре килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучылар өчен, шул исәптән иң кечкенә-беренче сыйныфлар өчен күрсәтмә куркынычсызлык дәресләре уздырдылар. Янгын сүндерү булеге инженеры Зөһрә Ахметзянова һәм инспектор Альбина Калимуллина 7 нче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы дәресе үткәрделәр. Ә 24 нче янгын сүндерү булеге башлыгы урынбасары Александр Никулин, инженеры Гөлназ Нигматуллина һәм инспектор Алсу Самигуллина белән бергә ачык дәрестә беренче сыйныф укучыларына мәктәптә янгын чыкканда үз-үзеңне тоту, төтененән һәм уттан саклану кагыйдәләрен аңлаттылар. Огнетушитель турында мәгърифәт мультфильмнан соң, беренче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлек-буклетлар тараттылар.
Азнакай районының 3 сентябрь яңалыкларын тыңларга
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм!
Районыбызда быел 749 бала “беренче”ләр сафына басачак. Алар арасында күп балалы, аз керемле, опекага алган, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлеге чикле балалар да бар. Белем көне аларның һәркайсысы өчен гомергә истә калырлык шатлыклы бәйрәм булсын өчен ел саен районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла.
Азнакай районының 29 август яңалыкларын тыңларга
4 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары кабинетында (Ленин урамы, 14 нче йорт) прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, суд приставлары ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләрне кабул итү үткәрә.
Нефть амбарын сүндерү өчен 17 августта 2 отряд федераль янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре ААҖ “Азнакайнефть” идарәсенең 5 цехында урнашкан 28 ГЗНУында җыелыштылар.
Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.
27 август көнне эшләү мәсьәләләре буенча "кайнар линия " эшләве турында хәбәр ителә. Телефон (843) 236-00-71.
Карбыз фруктоза һәм күп төрле микроэлементлар чыганагы. Кавын да “кардәше” кебек үк магний, калий, тимергә, С, Р төркеме витаминнарына бай.