Чираттагы атналык киңәшмәдә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр күтәрелде.
Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре идарәсе 24 ноябрьдә 13.00-14.00 сәгатьләрдә кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Азнакай районының 16 ноябрь яңалыкларын тыңларга
Түбән Камада муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары үтте.
Соңгы көннәрдә районда янгыннар ешаеп китте. Мөслим, Карамалы авылларында һәм Азнакай шәһәрендә шәхси мунчада янгыннар булды.
Азнакай районының 14 ноябрь яңалыкларын тыңларга
Бу көннәрдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай-Тарсус кардәшлегенең егерме еллыгы уңаеннан Тарсус мэры Шәүкәт Җанга һәм барлык тарсуслыларга котлау хаты юллады. “Шәһәрләребез арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы һәм әлеге дуслыкның икътисади һәм мәдәни яктан даими үсештә булуы безнең өчен дә, шулай ук сезгә дә зур әһәмияткә ия”, – дип белдерде ул.
Бүген азнакайлылар көнгә 95,6 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 108 процентка күбрәк. Бер сөтбикәгә савылган сөт 12,3 кг. туры килә. Районыбызның сөт чишмәсен баетуда “Союз-Агро” ҖЧҖ, “Азнакай”АФ, “Таллы Бүләк”, “Габдрахманов Л.Г.”, “Тукай ис.”, “Марс” һәм башка хуҗалыклар үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әмма шул ук вакытта “ Чалтаймас” ( җитәкчесе Азат Гыйльманов), “Победа” (Геннадий Әхмәдиев), “Шәвәлиев З.Г.” хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр. Бүгенге көндә район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агропредприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә, кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинарлар уздыралар, үзара тәҗрибә уртаклашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр.
Менә утыз елга якын һәр елны ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада, районыбызда быел да 7-11 ноябрь көннәрендә Сыйфат атналыгы старт алды.
Соңгы вакытта халык арасында үзәк поликлиниканы ябалар, ул башка җиргә күчерелә, бинасын инде сатканнар да икән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Бу сүзләргә ачыклык кертеп, бер уңайдан медицина өлкәсендәге халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов һәм районның өлкән буын вәкилләре гозерләрен ирештергән ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына да җаваплар бирелде.