ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Районыбызда ярминкәләр дәвам итә. Аның чираттагысы 12 ноябрь, шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай ш әһәренең “ Шифа” с әүдә ү зәге каршында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районының 10 ноябрь яңалыкларын тыңларга

Шимбә көнне “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданнан иртәдән үк бәйрәм “һава”сы бөркелә иде. Дәртле җырлар яңгырый, борыннарны кытыклап шашлык, коймак исе килә. Бәйрәм көн булгач, ярминкәгә килүчеләр дә күп.

Массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм МедиаТЭК төбәк администрацияләрен сайлау буенча “МедиаТЭК” Бөтенроссия бәйге бара.

11 ноябрьдә биредә легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир үткәрелә.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанның “Форсаж” картинг-үзәгендә балалар арасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кубогына картинг ярышлары узды.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Сугыш афәтләрен кичергән, аннан соңгы авыр елларда җиң сызганып илне күтәргән буын кешеләре үзләренең физик ныклыгы белән дә, рухи яктан көчле булуы белән дә сокландыра. Шушы көннәрдә үзенең 90 яшен билгеләп үткән шәһәрдәшебез, тыл ветераны Наҗия апа Әхмәтшина да әнә шул буын вәкиленең берсе.

Бу ел юбилейларга бай булды. Районның – 85, “Азнакайнефть” идарәсенең һәм Актүбә бистәсенең 60 еллыкларын матур итеп билгеләп уздык. Әлеге уңайдан районда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Безнең Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең дә йөзе үзгәрде: түбәсе ябылды, тәрәзәләр алышынды, фасады буялды, өлешчә концерт залына ремонт ясалды.

Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар – чаллыга, әле чаллылылар Азнакайга килеп, сукмакны суытмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык мәдәният йортында каршы якны кабул иттеләр. Әлеге очрашу хакында редакциябезгә түбәндәге хат килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International