ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Баулыда “Татнефть” җәмгыяте “Сәләтле балалар” хәйрия фондының XII слеты узды. Анда районыбыздан иң сәләтле 21 бала катнашты.

Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот проектын тормышка ашырырга җыеналар. Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Азнакай радиосы дулкынында

Ул чиккән, бәйләгән әйберләр дисеңме, агачтан уеп ясалганнары дисеңме – бу кадәр матурлыктан күзләр камаша. Халкыбызның осталыгына исләрең китмәле! Районыбыз уңганнарын әнә шулай Өлкәннәр айлыгы уңаеннан Яшьләр үзәгендә “Сәләтлеләр фестивале” берләштерде.

Көзге чакырылышның 1 октябрьдән старт алуы хакында язган идек инде. Егетләребез бүгенге көндә комиссия үтеп, солдат күн итеге кияргә әзерләнә. Узган сишәмбедә алар катнашында районкүләм чара – “Призывник көне” үтте.

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә.

Азнакай радиосы дулкынында


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Актүбәдә аварияле торактан күчерү программасы буенча 18әр фатирлы 2 йорт төзелеше бара. Халык анда күченүне түземсезлек белән көтә.

Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Чөнки маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Чәршәмбе көнне “Чатыр – Тау Арена” спорт комплексында уңыш бәйрәме, Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады, авыл хезмәтчәннәре, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, олы рәхмәтен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International