ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Авыл малае булгач, Инсаф кечкенәдән үк техникага тартылып үсә. Балачактан ук туган авылы кырларын кыр корабында иңләү турында хыялланган Инсафның матур теләкләре тормышка аша. Менә быел 25 нче сезонын ипекәйләрне түкми-чәчми җыеп алуда тырыш хезмәт куйды. Ул бүгенге көндә районның иң алдынгы механизаторлары сафында атлый.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Тапкырлык һәм шаянлык бергә кушылган КВН олысын-кечесен үзенә тарта. Яшьләр үзәгендә еш оештырылып торучы бу уенның районыбызда да фанатлары күп.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды.

29 октябрь көнне “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры уздырыла.

Шәһәребезнең йөзе көннән-көн матурлана, яшәрә баруына инде күнегеп тә киләбез кебек. Аның яңа микрорайоннарына барып чыккан саен гаҗәпкә каласың: әле генә нигез салынган йортлар инде хуҗаларын кабул иткән, җәяүле сукмакларын тигез түшәмәле тротуарлар алыштырган, буш яткан урыннарда аллеялар хозуры...

Мәгълүм булганча, республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшли.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Азнакай радиосы дулкынында

24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете өчен истәлекле булып калыр. Бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә озатты. Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районыбызга гына хас матур бер йолага әверелде.

Соңгы елларда республикада экологик халәтне яхшыртуга зур игътибар бирелә башлады. Әлеге мәсьәләнең шәһәр җирендә аеруча актуаль булуына карамастан, бу тармак белән бәйле проблема авыллар өчен дә ят түгел.

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Минем киләчәк һөнәрем” республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 47 иҗат эше алынып, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, укытучылар, журналистлардан торган компетентлы жюри аларны “иләктән үткәрде”. Гимназия, Актүбә бистәсенең 3нче, Азнакай шәһәренең 9нчы, 3нче, Чалпы, Сарлы, Тымытык мәктәпләренең, лицей укучыларының бәйгедә актив катнашуын әйтергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International