Хөрмәтле ветераннар! Кадерле азнакайлылар!
Сезнең Азнакай районы ветераннар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Хәзерге вакытта пенсия яшенә җитүчеләрнең күбесе эшләвен дәвам итә. Бу матди як белән дә, тормышның күнегелгән ритмыннан төшеп калырга теләмәү белән дә бәйле. Тулы булмаган эш көне яки килешү нигезендә эшләргә теләүче пенсионерлар саны да арта бара. Элегрәк өлкән яшьтәгеләрне алуга каршы булган эш бирүчеләрнең дә хәзер күбесе аларның югары квалификацияле, тәҗрибәле, тыңлаучан хезмәткәрләр булуын аңлый башлады.
27 сентябрь көнне “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Тарсус шәһәре эшмәкәрләре Исмәгыйль бәй Актаулык һәм Нәҗми бәй Күзлекле Азнакайда булды.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә 18 яше тулган һәр егет 27 яшькә кадәр хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Армиядә хезмәт итү элекэлектән үк ир-егетләрнең изге бурычы булып санала. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде кебек, бүген без янә район егетләрен армиягә озатырга әзерләнәбез. Чөнки 1 октябрь көнне Россиядә көзге чакырылыш башланды. Азнакайда чакыру комиссиясе – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә үз эшен башлады.
Өлкәннәр көне уңаеннан «МППБиО» ААҖ җитәкчелеге үзенең кырыктан артык ветеранын мул табын янына җыйды. Тәбрикләү чаралары биредә ел саен үткәрелеп торса да, бәйрәмгә килүчеләрнең әйтүе буенча, кунакчыллык, игътибарлылык, ачык күңеллелек шартларында узган быелгысы кебеге моңа кадәр булмаган икән.