2016 ел районыбызда яңа төзелешләргә бай булды. Яңа объектларның чираттагысы – Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Азнакай районының 10 гыйнварь яңалыкларын тыңларга
Тирә-юньгә гаскәр кеби чыршы, нарат, каен агачлары тезелеп киткән. Саф һава, сихри матурлык, илаһи тынлык...
Беренчедән, модульле ветеринария пункты, икенчедән капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Чалпы авыл тарихына кереп калырдай мондый да истәлекле һәм шатлыклы көнне ничек өйдә тыныч кына утыра аласың. Тантанага җыйналучылар бик күп иде ул көнне, урамнар бәйрәм төсен алды.
Азнакай районының 09 гыйнварь яңалыкларын тыңларга
ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНД АШЛАР!
Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.
Дүртенче елын “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешма җитәкчеләре белән берлектә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә.
Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәлакәттә гомере өзелгән ватандашларыбызның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашудан башлады. “Әлеге фаҗига – барыбыз өчен дә уртак кайгы”, – дип белдерде ул. Киңәшмәдә катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
31 декабрьдә Татарстан мәйданында «Азнакай Яңа 2017 елны каршылый!» дигән бәйрәм-тамаша үткәрелә.
Тарсус шәһәре белән икеарадагы дуслык элемтәләре урнашуга 20 ел. Бу истәлекле дата уңаеннан күптән түгел Азнакай районы делегациясе Мерсин провинциясендә кунакта булып кайткан иде. Узган җомгада төрек дусларыбыз үзләре безгә килде.